
Дам 40 баллов за сочинение помогите пж. На татарском языке. Тема: Чын дус- чыналган дус.Прошу вас
побыстрее времени нет.

Ответы на вопрос

Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!


Топ вопросов за вчера в категории Другие предметы
Последние заданные вопросы в категории Другие предметы
-
Математика
-
Литература
-
Алгебра
-
Русский язык
-
Геометрия
-
Английский язык
-
Химия
-
Физика
-
Биология
-
Другие предметы
-
История
-
Обществознание
-
Окружающий мир
-
География
-
Українська мова
-
Информатика
-
Українська література
-
Қазақ тiлi
-
Экономика
-
Музыка
-
Право
-
Беларуская мова
-
Французский язык
-
Немецкий язык
-
МХК
-
ОБЖ
-
Психология
-
Физкультура и спорт
-
Астрономия
-
Кыргыз тили
-
Оʻzbek tili