Вопрос задан 30.07.2023 в 09:39. Предмет Литература. Спрашивает Орынбасаров Нурдаулет.

Помогите с сочинение на татарском! на тему ТАБИГАТЬ-АНА не менее 100 слов.

0 0
Перейти к ответам

Ответы на вопрос

Внимание! Ответы на вопросы дают живые люди. Они могут содержать ошибочную информацию, заблуждения, а также ответы могут быть сгенерированы нейросетями. Будьте внимательны. Если вы уверены, что ответ неверный, нажмите кнопку "Пожаловаться" под ответом.
Отвечает Смирнов Евгений.
Табигатьне саклыйк!
Яралы кошлар кебек
Сызлана үләннәр дә,
Табигать мәрхәмәтле,
Кадерен белгәннәргә.
Матурлыклар кипмәсен,
Урманда, болыннарда.
Барча тереклек калсын
Киләчәк буыннарга.
З. Минһаҗева.
Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге дип әйтер идем мин.
Туган як, туган җир дибез. Бу сүзләрнең никадәр кыйммәтле булуын аңлыйбыз. Минем дә туган ягым бик матур. Ә туган якның матурлыгы, әлбәттә, ул аның табигате. Ямьле Идел елгасы буенда яшим мин. Балачагым Идел елгасының каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек булмаган искиткеч гүзәллегенә сокланып үтә минем. Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын!
2013 ел-экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Мәктәптә дә, аеруча татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә, табигатьне саклау турында бик күп чараларда катнашабыз, әдәби әсәрләр бик күп укыйбыз, төрле конференцияләр, диспут-дәресләр үткәрәбез. Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән. Әмма кеше барыбер үзенекен итә. Табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. Әйе, аңлы рәвештә, чөнки Аллаһы Тагәлә тарафыннан кешегә, хайваннардан аермалы, акыл, зиһен бирелгән. Шуңа күрә кеше табигатьне аңлы рәвештә һәлакәткә илтә дип әйтер идем мин.
Аннан башка яши алмаганын да белә ул. Чөнки адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. Табигать-безнең яшәү чыганагыбыз.
Елдан-ел суларыбыз пычрана, очсыз-кырыйсыз урманнарыбыз бер мәгънәсезгә киселә, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабыз бозыла. Болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянының бер өлеше генә. Без-киләчәк буын. Ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле. Табигатьне, туган йортыбызны, зарарланудан без туктатмасак, ни булыр соң? Уйлавы да куркыныч. Берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп, чүл уртасында калмабызмы? Менә шул турыда, һичшиксез, һәрбер кешегә уйларга кирәк, минемчә. Адәм баласы иртәгә нәрсә буласы турында уйламаганга күрә, табигатькә карата шундый рәхимсез мөнәсәбәттә, минемчә.
Кеше туганым! Әйдә туган табигатебезне саклыйк! Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. Агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк, күбрәк җәяү йөрик! Бер-беребезнең сүзләренә колак салып, изге эшләргә тотынсак, табигатебез дә безгә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде. Өлкән, урта, яшь буын кешесеме син, барыбер. Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик. Пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны. Киресенчә, яшь буын яшәргән кебек матурайсын, чистарсын гүзәлләнгәннән гүзәлләнсен иде ул. Бер-беребезне туктатмасак, моңа ирешә алмаячакбыз.
0 1
Отвечает нейросеть ChatGpt. Будьте внимательны, ответы нейросети могут содержать ошибочные или выдуманные данные.

Табигать-ана, кайгылып күрегечек кыналмасы, көнгүл ашу кубырғасы. Яшьлек бала төбеендә, өйгәнме калмасы, кибете кайберүче. Кайбер татарнарын күтеген, калай сине дайарга яратүче? Тавыш торып, табигать-анага карагыннан, яшьлек табига тиш булырга торышып, әхләк баласын тергеүче. Кыналмасын тартып, торып торырга ябасын ясыйчы кадергече. Табигать-ана, бала табышында кисезгә кирәк балалык бала, сагыйну сугышында кисезгә кирәк яшьлек кала. Туган төбеен татар теле туган теле булып, татар баласында татар тишын тиеш дигән карар кылып, өстенә бергә ярар кубырлак таратулганы буларак, курытып тик яраткан кубырь. Табигать-ана, баланы тик яратып, туган теле теле буларак!

0 1

Похожие вопросы

Топ вопросов за вчера в категории Литература

Последние заданные вопросы в категории Литература

Задать вопрос